+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июль 2021, 20:40

"Безнең медицина хезмәткәрләре өчен зур ярдәм - санавиация"

Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә язган.

"Безнең медицина хезмәткәрләре өчен зур ярдәм - санавиация"
"Безнең медицина хезмәткәрләре өчен зур ярдәм - санавиация"
Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә язган.

"Безнең республика зур, күп кенә районнар таулы, барып җитүе авыр, - дип яза төбәк Башлыгы. - Безнең медицина хезмәткәрләре өчен зур ярдәм - санавиация. Июль аенда, оператив рәвештә ярдәм итү мөмкинлеге булганга, Куергазы районыннан ике сабыйны коткарып кала алдык. Игезәкләр вакытыннан алда дөньяга килгән һәм балаларны ашыгыч рәвештә Уфа Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә туры килде, анда аларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде.

Узган елда без Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен яңа «Ансат» вертолетын сатып алдык. Былтыр санитар авиация 97 очыш башкарган булса, бу елның беренче яртысында - 105. Бу - йөздән артык коткарылган гомер.

Санавиация өчен махсус вертолет мәйданчыклары төзибез, хәзер бездә алар дүрт - икесе Уфада, Стәрлетамак белән Белоретта берәр. Тагын алтысын Нефтекама, Аскын, Баймак, Сибай, Октябрьский, Мәсәгутьтә урнаштырырга планлаштырабыз.

Кирәк булганда, барлык районнардан да пациентларны Уфага тиз һәм профессиональ рәвештә алып килеп яки, киресенчә, авылларга һәм шәһәрләргә оператив рәвештә очып, белгечләр ярдәм итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез".

Фото: vk.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: