+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июль 2021, 15:05

Коронавирустан прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар

Башкортстанда рестораннарга һәм социаль-көнкүреш профильле башка учреждениеләргә йөргәндә вакциналау узу турында белешмәң булу, яки ПЦРның тискәре нәтиҗәләре турында таләпләрне кертү билгесез вакытка күчерелде. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә билгеле булды.

Коронавирустан прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар
Коронавирустан прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар


“Хәзер бездә авырулар саны буенча гомум хәл ниндидер документлардан башка җәмәгать туклану урыннарына керү мөмкинлеген чикләү кебек чараны кулланырга нигез бирми”, - дип белдерде “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу чикләү чаралары каралган, ләкин әлегә үз көченә керми. Исегезгә төшерәбез, төбәктә бүгеннән “антиковид” чараларын гамәлгә кертү планлаштырылган иде.

Башкортстанда пациентларны, коронавирустан прививкасы булмаса, планлы рәвештә дәвалануга салудан баш тартачаклар. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Мондый карар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы оператив штаб тарафыннан кабул ителгән.

“Баш табиблар һәм әйдәүче белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта пациентларны планлы рәвештә дәваханәгә салу, онкологик һәм кардиологик ярдәмнән тыш, коронавирустан мәҗбүри вакциналау булган очракта мөмкин, дигән положение кертергә кирәк. Бу безгә медицина оешмасы эчендә коронавирус таралу куркынычын киметергә һәм медицина ярдәме күрсәтүнең өзлексез булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Максим Забелин.

Шул ук вакытта министр, вакциналау сертификаты булу-булмауга карамастан, республика халкына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтеләчәк, дип өстәде. Шулай ук прививка онкология һәм кардиология профиле буенча ярдәм күрсәтелүче пациентлар өчен дә кирәк булмаячак. Тиешле үзгәрешләр Башкортстан Башлыгы указына кертеләчәк һәм 2 августтан үз көченә керәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: