+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июль 2021, 14:55

Соңламагыз, вакытында ясатыгыз

Илдә киң колач җәйгән вакциналау акциясенең әһәмиятен аңламаучылар һаман бар әле. Бу очракта табиб сүзенә колак салу файдалы.

Соңламагыз, вакытында ясатыгыз
Соңламагыз, вакытында ясатыгыз

Эльвина Ямалова – 17 санлы Балалар клиник дәваханәсенең  табиб-эпидемиологы:

– COVID-19 – бик куркыныч инфекция, ул авыру өчен начар тәмамланырга мөмкин. Инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм фикер белдерә: вакциналау  гына алга таба авыручылар саны артуын туктатырга һәм эпидемиягә каршы чараларны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирә, йогышлы авырудан сакланган кешеләр күбәйгәч, вирусның кешедән кешегә йогу юллары өзелә.

Һава-тамчы инфекцияләреннән, аерым алганда, яңа коронавирустан прививкалар ясатып, сез үзегезне генә яклап калмыйсыз, ә якыннарыгызга, гаиләгә һәм коллегаларыгызга карата да инфекция таралмасын өчен җаваплылык күрсәтәсез.

Прививкадан соң кайбер кешеләрнең гриппка охшаш синдромы барлыкка килергә мөмкин — температура күтәрелә, хәл бетә.... Һәркемнең дә мондый реакциясе булырга тиеш дигән сүз түгел, ләкин ул – нормаль хәл. Симптоматик терапия рөхсәт ителә – температураны төшерә торган һәм ялкынсынуга каршы чаралар кабул итәргә мөмкин.

Вакцинаны керткәч тулы кыйммәтле иммун җавап 35-42 көн формалашачак, шуңа күрә вакциналанганна соң бу вакыт эчендә коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: