Үткән тәүлектә 134 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 43 462. Әле республика дәваханәләрендә 615 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 64е авыр хәлдә, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2404 кеше амбулатор дәвалана.
Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 6 кешенең коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 740ка җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 134 кешегә куелган, 120 кеше аннан савыккан.
Республикага 1 миллион 49 мең 988 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән - 883 418, икенче компонент белән 595 749 кеше вакциналанган.
Фото: Башинформ