Бу хакта «Башинформ» агентлыгында узган брифингта республика торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев сөйләде. Ул, антитәнчекләре булуга карамастан, прививка ясаткан һәм үзенең фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырып, аның үрнәгенә иярергә өндәгән.
"Ресторан һәм кинотеатрлардан башка яшәргә була, әмма торак-коммуналь хезмәтләрдән башка яшәргә ярамый, — ди Алан Марзаев. – Без өлкәдә локдаун килеп чыгуга яки күпләп авыруга юл куелмаска тиеш. Шәһәр бит суүткәргеч, канализациядән башка яши алмый.
Министр вазыйфаларын башкаручы оешма җитәкчеләренең авторитетына һәм аларның шәхси үрнәгенә басым ясый - вакциналау буенча күрсәткечләргә (хезмәткәрләрнең 80 проценты) ирешү өчен җаваплылык аларга йөкләтелгән. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык тармагында 30 меңгә якын кеше эшли. 20 августка аларның 80 проценты прививка ясаткан булрга тиеш.
Уфаның Орджоникидзе районы торак хуҗалыгы директоры Артур Шаһаргазин әйтүенчә, хезмәткәрләрнең нибары 10 проценты гына офисларда эшли, калганнары – читтә, кешеләр белән, шуңа күрә вакциналану бик мөһим. Идарәдә бер хезмәткәрнең коронавирустан үлү очрагы булган, ул эшләгән ЖЭУ карантинга киткән һәм халыкка башка ЖЭУ хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтергә туры килгән.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланыла торган вакциналауга мотивация алымнары арасында брифингта вакциналау көнендә өстәмә ял, табибларның лекцияләре, үгет-нәсихәтләрен һәм ышандыруларын билгеләп үттеләр.
"Бюджет акчасы локдауннан зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә тотылганга күрә, безнең тармак ремонт күләмен өч тапкыр киметте, — диде Алан Марзаев. - Безгә алга таба мондый хәлгә юл куймаска кирәк, ә моның өчен барысы да прививка ясатырга тиеш".