- Бүгенге көндә профилактика, яңа коронавирус йогышы белән көрәш кешелек өчен мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә, - ди ул. - Бүген әлеге авыруга бәйле глобаль проблемалар безне никадәр зур куркыныч алдына куюын аңладык шикелле.
Вакциналау бүгенге көндә куркыныч авыру һәм аның нәтиҗәләреннән котылуның бердәнбер юлы булып кала. Дәүләт безгә әлеге мәкерле авырудан исән калу мөмкинлеге бирә! Бу авыруны кичергән кешеләр барысы да, алдан килешеп куйгандай, прививка ясату җиңелрәк, ди. Чөнки без чәчәк авыруын, полиомиелитны да вакциналау белән җиңгәнбез! Ә бит чәчәк авыруыннан кайбер шәһәрләр һәм авыллар тулысынча юкка чыккан, полиомиелит исә инвалидлыкның югары процентын биргән. Бүгенге көндә дә бөтен кешелек дөньясына куркыныч яный.
Миңа, табиб буларак, вакциналауга шикләнеп караучы кешеләр өчен аеруча куркыныч. Авырлы хатыннарга һәм аларның яңа туган сабыйларына яңа коронавирус йогышы ничек тәэсир итүен күрәм. Авырудан соң кешеләрнең озак савыга алмавы да күз алдында. Күпләр бу прививканы ясарга өлгермәде, чөнки вакцина булмаганлыктан, препаратларны җитештерү һәм китерүне тиз оештырып булмады. Хәзер барысы да үзгәрде! Бушлай вакциналанырга мөмкин!
Сайлау мөмкинлеге дә бар - я прививка ясатырга да, авыруны җиңел кичерергә, яисә ясатмаска һәм үлә язып чирләргә. Исегездә тотыгыз, бу мәкерле вирус инде безгә күпме хәсрәт алып килде, күпме яхшы кешеләр һәлак булды. Ә вакцина барлыкка килү белән бөтен кешенең дә исән калу мөмкинлеге туды бит!!!!!
Мин үзем вакциналануның мөһимлеген аңлап, басымсыз, үгет-нәсихәтсез 2021 ел башында ук прививка ясаттым. Һәм үкенмим дә. Хәзер ревакциналау үтәргә уйлыйм, чөнки коллектив иммунитет юк әле, әлегә без бу чирне туктатуга ирешмәдек. Хезмәттәшләрем, якыннарым, балаларым да - хәвефсез вакциналау яклы - киләчәк өчен, күмәк иммунитет өчен!
Мин авызларыннан төкерек чәчеп үзләренең хаклы булуын исбатлаучы "прививка дошманнары"на шаккатам. Медицина персоналы ни өчен аларның йогынтысыннан зыян күрергә тиеш, дигән сорау туа. Тәмуг шартларында махсус киемнәрдә, респираторларда эшләргә җиңел дип уйлыйсызмы? Ни өчен халкының ваемсызлыгы һәм билгеле бер категория кешеләрнең нигезсез фикере өстенлек алырга тиеш?
Без бары гомум вакциналану гына коллектив иммунитетка китерәчәк һәм шул чакта без, элекке кебек, вирустан курыкмыйча сәяхәт итәчәкбез, күкрәк тутырып сулыш алачакбыз, дип ышанабыз.
Без вирусның мутациясеннән алда барырга, бүгенге чынбарлыкның куркынычларын кабат күрмәс өчен алга барырга тиеш.