-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 июль 2021, 13:51

"Элеп киптерәм, салып туңдырам"

"Элеп киптерәм, салып туңдырам"
"Элеп киптерәм, салып туңдырам"

Чишмә районының Келәш авылында яшәүче Галия Арысланованың как кою серләрен белсәгез - шаккатачаксыз!

35 ел укучыларында әдәбият, тел гыйлеменә мәхәббәт тәрбияләүче хөрмәтле остаз да, республика татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы, уңган хуҗабикә дә ул.

- Как кою серләрен күптән өйрәнәм, - ди Галия ханым. - Кайсылары әни, әбиләрдән калган, кайсылары - интернеттан. Хәзер бу өлкәдә ярыйсы гына остару бар бугай инде. 3 җәймә как өчен 1 чиләк алма, ярты литр су, ярты килограмм шикәр алам.

Алмаларны юып турыйм, су кайнап чыккач, томалап, бер сәгать пешерәм. Төнгелеккә суытырга калдырам.   Икенче көнне сирәк иләктән чыгарам, алма боламыгына шикәр салам һәм болгата-болгата янә 30 минут пешерәм. Шул вакытта аның суты кими.

Суытып, бераз гына майланган тактага җәям. Җәймәнең калынлыгы 5 миллиметр тирәсе була. Юкарак булса, алганда тишелә. Ачык һавада какның бер ягын киптергәч, икенче ягы да әзер булсын өчен, бауга эләм.   Как 1-2 көндә әзер була.

Аны пирог пешергәндә куллана торган кәгазьгә салып төрәм дә, туңдыргычка( морозильникка) куям. Ашар алдыннан суыткычка куеп торырга кирәк. Шулай иткәндә, былтыргы каклар да яңа ясаган кебек тәмле була.  

Халкыбызның гасырлардан килгән азык әзерләү серләрен белсәк, йортларыбыз мул табынлы булыр, туганнар!Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: