Документның яңа редакциясе нигезендә җәмәгать туклануы, театрлар, кинозаллар, мәдәният сарайлары, матурлык, массаж салоннары, солярийлар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар һәм фитнес-клублар, шифаханә-курорт оешмаларына бару, шулай ук студентлар тулай торакларына урнашу, шәһәрара пассажирлар ташу һәм «Орлан» шәһәр яны поездында бару өчен прививка турында белешмә (сертификат) яки ПЦР-тест таләп ителми.
Вакциналану турында белешмә яисә ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе булу таләбе музейларда һәм төнге клубларда булганда, шулай ук ябык биналарда киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары үткәргәндә саклана.
2021 елның 3 августыннан башлап, планлы госпитальләштерелү вакытында медицина оешмаларына, халыкка COVID-19га каршы вакциналану турында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде.
Катнашучылар саны 500дән артык булган мәдәният һәм мәгариф оешмаларында үткәрелә торган чаралардан тыш, киңкүләм чаралар, Русия баш санитария табибының 2021 елның 7 июлендәге 18 санлы карары нигезендә, Башкортстанның Баш дәүләт санитар табибы белән килешенгәннән соң үткәреләчәк. Атап үтелгән карар шулай ук Премьер-лига клублары, Континенталь хоккей лигасы матчлары, профессиональ спорт командалары арасында Русия чемпионатларының башка матчлары, шулай ук башка рәсми ярышлар һәм спорт чаралары уздыруга да кагыла.
Фото: glavarb.ru