+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 июль 2021, 16:20

COVID-19 чигенергә уйламый

Республикада коронавирус чигенергә уйламый.

COVID-19 чигенергә уйламый
COVID-19 чигенергә уйламый

Башкортстанда, 31 июльгә булган мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 256 кеше ачыкланган.

Төбәктә COVID-19 авыруыны барлыгы 48 мең 251 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә тугыз кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. COVID-19дан пандемия башланганнан бирле республикада 771 кеше үлгән, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 617 кеше, дип белдерделәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта.

Тәүлек эчендә дәваханәләрдән савыгып 295 пациент чыкты. Бүгенгә барлыгы 44 мең 612 кеше савыккан.

Коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 933 мең 694 кеше алган, 676 мең 960 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: