Суның үзлекләре турындагы кайбер фикерләрнең фәнни фактлар белән бернинди уртаклыгы да юк. Бу хакта табиб-эндокринолог, «СМ-Клиника» диетологы Ульяна Румянцева белдерде.
Киң таралган мифларның берсе — бары тик чиста суны гына бер тәүлектә кулланылган су нормасы итеп алу. Бу алай түгел. Бер көндә эчелгән барлык сыеклыкны (су, чәй, каһвә, сутлар, җиләк-җимеш, аштагы шулпа) исәпләргә кирәк, ди табиб.
Шул ук вакытта исерткеч эчемлекләр, баллы һәм газлы суларны моңа кертергә ярамый. Тәүлегенә ике литр сыеклык эчәргә кирәк дигән мәгълүмат та — миф. Су куллану нормасы — һәркемнең үзенчә.
«Әйтик, ир-егет үз авырлыгының һәр килограммына уртача — 35, ә хатын-кыз 25-30 миллилитр су эчәргә тиеш. Ягъни 65 килограммлы ир-егет өчен су куллану нормасы тәүлегенә — 65*35=2,275, шул ук авырлыктагы хатын-кыз өчен 65*30=1,95 литр тәшкил итә», — ди Румянцева.
Температура югары булганда һәм кискен йогышлы авырулар вакытында, әлбәттә, суны күбрәк эчәргә кирәк. Артык авырлыктан интегүче кешеләргә килгәндә, алар өчен суның күләме әлеге буй һәм җенес өчен идеаль авырлыкка карап исәпләнә, дип искәртте табиб.
Су ябыгырга ярдәм итә дигән фикер дә — миф. Әмма кеше ачлык белән сусауны бутарга һәм, су эчәсе урынга, ашый башларга, нәтиҗәдә, артык авырлык җыярга мөмкин.
Фото: pixabay.com