Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 август 2021, 14:36

Сигез кешенең гомере өзелде...

Вирус һөҗүмен дәвам итә, сак булыгыз!

Сигез кешенең гомере өзелде...
Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 259 очрагы ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 49 028 авыру рәсми теркәлгән, дип хәбәр иттеләр республика оператив штабында.

Хәбәрдә шулай ук үлүчеләр саны 8 кешегә арткан, диелә. Хәзерге вакытта барлыгы 796 кеше һәлак булган.

Республикада барлыгы 45 0009 кеше вирусны җиңгән, 90ы – соңгы тәүлек эчендә.

Башкорстанда 951 352 кеше вакцинаның беренче компонентын, 704 182 кеше вакцинаның икенче компонентын алды.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова