+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 август 2021, 19:00

Прививка ясатсаң - бүләк аласың!

Караидел авыл Советы пенсионерларына күчтәнәчле пакетлар бүләк итәләр.

Прививка ясатсаң - бүләк аласың!
Прививка ясатсаң - бүләк аласың!
«Сәламәт авыл» проекты кысаларында Караидел авыл Советында "Мин вакциналанган" акциясе старт алды. Проектның төп максаты - авыл халкы арасында коронавирус инфекциясеннән коллектив иммунитет формалаштыру өчен вакциналанган авыл халкы санын арттыру.

65 яшьтән өлкәнрәкләрнең COVID-19дан ике компонентлы прививка ясаткан кешеләргә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Яшьләр бистәсендә яшәүче Венера һәм Марсель Ильясовлар вакциналауны беренчеләрдән булып февраль аенда ук узган. Аларның үрнәгенә тиздән якын дуслары Радик һәм Таржим Хаматовлар ияргән.

Өлкән буын кешеләренә үз сәламәтлекләре турында иң беренче чиратта кайгыртырга кирәк. Вакциналауны узган пенсионерларга бүләк пакетлары биргән эшкуарлар Айгөл һәм Булат Ваһаповлар да шундый фикердә.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, "Коронавирустан барлык өлкән яшьтәге кешеләргә дә прививка ясатырга кирәк, бары тик медицина күрсәткечләре буенча искәрмә булырга мөмкин".

Чыннан да, вакциналану - ул авыруны профилактикалауның бердәнбер ышанычлы ысулы.

Фото: администрция Караидельского района.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: