-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 август 2021, 18:02

Хезмәткәр бөтен яклап та сәламәт булсын

Ел башыннан алып, 2021 елның июль ахырына кадәр сигез оешма психиатрия тикшерүе буенча яңа лицензияләр алган.

Хезмәткәр бөтен яклап та сәламәт булсын
Хезмәткәр бөтен яклап та сәламәт булсын

- Лицензияләрнең бердәм реестрына психиатрия тикшерүе буенча медицина эшчәнлеген башкаручы 93 оешма кертелгән, шуларның 56сы - дәүләт, 35е - шәхси һәм 2се - милекнең башка формалары. Аларның сигезе 2021 елда кертелгән, - дип аңлатты Башкорстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова. - Чагыштыру өчен: 2020 елның шул ук чорында әлеге эшчәнлек төре буенча дүрт дәүләт учреждениесе лицензия алды. Шәхси оешмалардан гаризалар килмәде, бу коронавирус йогышы буенча эпидемиологик ситуациягә бәйле булырга мөмкин.

Лицензияләү срокларын кыскартуга лицензия алды контроле өчен аттестацияләнгән белгечләрне җәлеп итү һәм «реестр моделе»нә күчү исәбенә ирешелде. Шуның аркасында лицензияләр реестрыннан уникаль QR кодлы юридик-әһәмиятле нәтиҗә формалаштырыла.
Быел психиатрия тикшерүе уздыруга лицензия алган сигез оешмадан берсе - Языково үзәк район дәваханәсе һәм җиде шәхси оешма, аларның дүртесе Уфада тикшерү үткәрә – "МЦ МЕГА", "МедЭра", "МАССМЕД", "СТИЛ МЕД", шулай ук Нефтекамада эшләүче "Медлайф", Бүздәктәге "ДентА"мир+", Бөре районара дезинфекция станциясе.

Исегезгә төшерәбез, психиатрия тикшерүенең максаты - хезмәткәрнең психик сәламәтлеген тикшерү.

Фото: "Правительство РБ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: