-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 август 2021, 11:45

Балалар арасында коронавирус авыруын ничек киметеп була?

Инфекционистлар билгеләвенчә, бу хәвефне киметүнең бер генә юлы бар.

Балалар арасында коронавирус авыруын ничек киметеп була?
Балалар арасында коронавирус авыруын ничек киметеп була?

Көз көне, уку елы башлангач, Русиядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Мәктәптә алар бер-берсе белән күбрәк аралаша башлый, өстәвенә, аларның күбесе битлек киеп йөрми. Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцина ясатуы гына ярдәм итәчәк.
«Балаларны саклау чарасы бар - өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцина ясатуы мөһим. Әгәр өлкәннәр прививка ясатса, иммунитет барлыкка килә, балалар авырмаячак. Иң мөһиме, балага чир йоктырмаска кирәк», - диде табиб-инфекционист Евгений Тимаков.
Аның сүзләренчә, бер прививка ясаткан кеше, ким дигәндә, әйләнә-тирәдәге өч кешегә чир йоктыру мөмкинлеген киметәчәк.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Балалар арасында коронавирус авыруын ничек киметеп була?
Балалар арасында коронавирус авыруын ничек киметеп була?
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: