+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 август 2021, 16:15

Коронавирусның җиңел төре белән авыручыларда симптомнар нинди?

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң инфекция йоктыру ихтималы сизелерлек кими, әмма кеше барыбер чирләп китәргә мөмкин. Тик бу очракта симптомнар әллә ни авыр түгел икән.

Коронавирусның җиңел төре белән авыручыларда симптомнар нинди?
Коронавирусның җиңел төре белән авыручыларда симптомнар нинди?

Терапевт Георгий Сапего аңлатуынча, авыру симптомнары салкын тиюгә охшаш була: ютәлләү, томау төшү, тамак авырту, тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелү, мускуллар сызлау, хәлсезлек күзәтелә. Физик йөкләнеш вакытында бераз тын кысылырга мөмкин.
Бу коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан (ул чакта теләсә нинди йөкләнеш вакытында тын бетә) сизелерлек аерыла. «Баш белән бәйле проблемалар (кешенең фикер йөртү сәләте начарая, ул үзен сәер тота), хәлсезлек күзәтелә һәм тән температурасы 39 градустан югарырак күтәрелә», - ди табиб.
Мондый симптомнар прививка ясатмаган һәм төрле авырулардан интегүче кешеләрдә күзәтелә.

Фото: pixabay.com

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: