+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 август 2021, 21:45

Акыллы кеше коткыга бирелми!

- Вакциналау - һәр кешедә йогышлы авыруларны профилактикалауның һәм эпидемия таралуның иң нәтиҗәле ысулы. Безнең һәркайсыбыз балачакта һәм соңрак бу процедураны узды, - ди медицина фәннәре докторы Вил Тимербулатов. - Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе шулай ук йогышлы вируслы авыру һәм тиз тарала. Шуңа күрә бу инфекция вакытында вакциналау һәрберебез өчен яклануның иң уңышлы ысулы булып тора.

Акыллы кеше коткыга бирелми!
Акыллы кеше коткыга бирелми!

Бары тик ике мисал: 18нче гасырда чәчәк авыруы 350 миллион кешенең гомерен өзгән, вакциналау нәтиҗәсендә ул тулысынча юкка чыккан! 1918 елда грипп эпидемиясе вакытында 50 миллион кеше һәлак була, шулай ук грипп вакциналану аркасында бүген андый куркыныч тудырмый.

Минем өчен, табиб буларак, коронавирустан прививка ясатуга шик юк иде, һәм мин быел гыйнварда ук прививка ясаттым.

Әлбәттә, пандемия вакытында төрле "белгечләр" тараткан төрле хәбәрләр күп булды. Акыллы кеше бу фейкларга ышанмый һәм вакциналануга хәзер башка инфекцияләргә караган кебек үк карый дип уйлыйм. Әгәр дә без якындагы айларда коллектив иммунитет дәрәҗәсенә ирешсәк - без пандемияне җиңәчәкбез. Барысы да үзебездән тора.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: