+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 август 2021, 09:20

Гарип баланы рәнҗетсәң...

Республикада бер түгел, 93 инвалид сабый каза күргән.

Гарип баланы рәнҗетсәң...
Гарип баланы рәнҗетсәң...

Башкортстанда быел 93 инвалид бала закон буенча тиешле даруларны һәм медицина эшләнмәләрен прокуратура катнашлыгыннан соң гына ала алды.

Күзәтчелек ведомствосында медицина оешмалары тарафыннан балаларның хокукларын бозуның берничә очрагы турында сөйләделәр.

Мәсәлән, Ярмәкәй дәваханәсе шикәр диабеты белән авыручы балага тиешле 120 урынына 50 генә тест-полоска биргән. Кыйгы районында җаваплы кешеләр эпилепсияле балага кирәкле препаратлар кайтарту өчен төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итмәгән.

Агымдагы елда күзәтчелек ведомствосы балаларны дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә 576 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. вазыйфа биләүче 150дән артык кеше дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тарттырылган.

Фото: classicalhypnosis.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: