+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 август 2021, 09:30

Нык бул, сабый, яшәргә тырыш!

Туймазы районының Балтай авылыннан 10 яшьлек малай терелү өчен көрәшә.

Нык бул, сабый, яшәргә тырыш!
Нык бул, сабый, яшәргә тырыш!


Исегезгә төшерәбез, 7 июльдә малай, дуслары белән туп уйнап йөргәндә, трансформатор щитына кагылып, токка сугылган иде.

10 яшьлек бала тәгәрәп киткән тубына үрелгән булган. Әмма шул вакытта бик көчле зарядлы токка юлыккан. Аны ашыгыч рәвештә Уфаның пешү үзәгенә китергәннәр.

Кызганычка каршы, баланың кул чугын ампутацияләгәннәр. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аны реанимациядән стационар дәвалануга күчергәннәр. Әмма моның алдыннан бала кабат ампутация кичергән. Хәзер аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Шулай ук аңа психологик ярдәм күрсәтелә.

Балага кирәкле протезлар дәүләт хисабына биреләчәк, әмма аны әлегә операцияләр һәм озак реабилитация көтә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: