-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 август 2021, 20:42

Лицензияне каян алырга?

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында атна саен видеоконференция форматында лицензияләү мәсәләләре буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтү өчен киңәшмәләр үткәрү башланды. Алар Башкортстанда медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар вәкилләрен берләштерә.

Лицензияне каян алырга?
Лицензияне каян алырга?

Лицензияләү мәсьәләләрендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан мондый оештыру-методик ярдәм күрсәтү 2021 елның 1 сентябреннән лицензияләү мәсьәләләре буенча Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 852 санлы карары үз көченә керәчәге белән бәйле.

Шуңа әлеге карар үз көченә кергән көнгә кадәр бирелгән медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия әлеге карар белән расланган Медицина эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәнең кушымтасында каралмаган эшләрне (хезмәт күрсәтүләрне) төшереп калдыру өлешендә, әлеге карар белән расланган исемлектә каралган медицина эшчәнлеген тәшкил итүче бердәй эшләрдән (хезмәт күрсәтүләрдән) тыш, 2022 елның 1 сентябренә кадәр яңадан рәсмиләштерелергә тиеш.

Лицензияләү процессын шулай ук 2019 елдан бирле эшләүче «кайнар линия» дә дәүләт хезмәтләренең республика порталына (РПГУ) лицензияләү өчен документлар төшкәндә практик ярдәм күрсәтүче белгечләрнең эшчәнлеген дә җиңеләйтә.

Шуның аркасында хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне яңадан рәсмиләштерү - 19, ә «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ санлы Федераль закон буенча лицензия алу вакыты 30 эш көне тәшкил итә.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: