+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 август 2021, 14:40

Бер тәүлектә - 12 кеше...

Башкортстанда янә коронавирус белән авыручылар саны арткан.

Республиканың оператив штабы мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле инфекция йоктыруның 52 300 очрагы расланган (тәүлегенә +286 кеше). 47 956 кеше сәламәтләнгән (+51). Үлүчеләр саны 12 кешегә арткан һәм 906 кеше тәшкил итә, алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 726 кеше.

Стационарларда 694 кеше дәвалана, шул исәптән "60+ " яшендә 405 пациент. Аларның 61е авыр хәлдә, үпкәгә ясалма вентиляцияләүдә - 8 кеше.

Амбулаториядә 2 744 пациент дәвалану уза, шул исәптән "60+" яшендә 818 кеше.

Барлыгы Башкортстанга COVID-19дан 1 128 698 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 055 888 кеше вакциналанган. 844 614 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Тәүлек эчендә 8 492 кеше вакцина алган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: