-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 август 2021, 15:00

Медицина битлекләре өчен яңа материал кулланылачак

Ул вирусны һәм бактерияләрне юкка чыгара ала, ди белгечләр.

Медицина битлекләре өчен яңа материал кулланылачак
Медицина битлекләре өчен яңа материал кулланылачак
Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә.
«Милләт сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе галимнәре фильтрлар, битлекләр һәм саклагыч костюмнар өчен «Ионит» дигән материал эшләгән. Ул аларның өслегенә эләккән вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара ала.
Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә. Яңа материалның компонентлары исә бактерияләргә күзәнәк мембранасын юк итү юлы белән йогынты ясый, шулай ук вирусларның сүрүе яки турыдан-туры структурасы җимерелә, дип раслый әлеге материалны уйлап табучылар.
Материалның үзенчәлеген Русия Оборона министрлыгының «48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең дезинфектология фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет фән учреждениесендә өйрәнделәр һәм расладылар.

Фото: Pixabay.com


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: