Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 август 2021, 16:05

Ковид корбаннары меңгә якынлаша...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53169га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 290 кеше өстәлде.  

Ковид корбаннары меңгә якынлаша...
Ковид корбаннары меңгә якынлаша...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53169га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 290 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 744 кеше коронавирустан дәвалана. Шул исәптән 60 яшьне узган 463 пациент инфекция белән көрәшә. Дәваланучылар арасында 74 кешенең хәле авыр, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2731 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 911 пациент 60 яшьтән өлкәнрәк.
Бер тәүлектә 448 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 48753.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 12 якташыбызның инфекциядән савыга алмавы билгеле булды. Барлыгы Башкортстанда коронавирус корбаннары 941гә җитте, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 748 кеше вафат булды.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз янә 136 кешегә куелган. 130 пациент пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3,5 миллионнан артык лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Башкортстанга коронавирусны кисәтү өчен барлыгы 1253448 доза вакцина кайтты. 1 компонент белән — 1 073 648, икесе белән дә 871 995 кеше вакциналанды. Соңгы тәүлектә 25 753 якташыбыз вакциналанды. 60 яшьтән өлкәннәр арасында вакциналанучылар саны — 890 387.

Фото: novostipmr.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: