Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Евпатория шәһәрендә урнашкан «Юбилейный» балалар шифаханәсен реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Кырым Республикасы 2017 елның октябрендә «Юбилейный» шифаханәсен Башкортстан милке итеп тапшырды. Ул чакта төбәк шифаханәне реконструкцияләүгә кереште. Беренче чиратны төзүчеләр бу елны төгәлләргә тиеш иде. Әмма, тапшыру вакытлары бозылды. Республика Премьер-министры җаваплы ведомстволарга карата канәгатьсезлек белдерде һәм 2023 елга кадәр объектны тапшырырга кушты.
- «Юбилейный» шифаханәсе беренче ял итүчеләрне киләсе елда ук кабул итәргә, ә 2023 елда тулы көченә эшли башларга тиеш. Шуңа күрә хәзер безгә календарь планын төзелеш һәм оештыру мәсьәләләренең күп өлешен быел һәм киләсе елда төгәлләргә тиешле итеп үзгәртергә кирәк, - диде Андрей Назаров.
Процессны тизләтү өчен Андрей Назаров төзелеш эшләре белән бер үк вакытта оештыру эшләрен башкарырга кушты. Моның өчен махсус эшче төркем төзеләчәк, ул бер ай дәвамында Кырымга, урындагы хәлне өйрәнү өчен барачак. Бу эшне Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе алып барачак.
Шулай ук Премьер-министр шифаханә территориясендә балалар ялыннан тыш, гаилә ялы өчен зоналар, заманча күпфункцияле спорт мәйданчыклары, диңгез суы булган бассейн оештырылачагын билгеләп үтте.
- «Юбилейный» шифаханәсе Кырымның иң яхшы сәламәтлек саклау оешмаларының берсе булырга тиеш. Аны заманча һәм югары технологияле итү өчен бөтен бездә ресурслар һәм компетенцияләр бар. Диңгез буенда ял итүдән тыш, безнең халык биредә сыйфатлы дәвалану алачак. Без төбәктә еш очрый торган авырулар буенча махсуслаштырылган шифаханә булдыруны күздә тотабыз, - дип ассызыклады Андрей Назаров.