Республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына хәвеф төркемендәге укучыларны вакытлыча дистанцион уку режимына күчерү мөмкинлеген карарга кушты. COVID-19 авыруына китерә торган хроник авыруларның булуы турында сүз бара. Бу чараны ата-аналар теләге белән уку елының беренче ике атнасында кулланырга мөмкин булачак.
— Безнең республикадагы санитар-эпидемиологик хәл 1 сентябрьдә ярты миллионга якын баланың мәктәпкә барачагы хакында ышанычлы әйтергә мөмкинлек бирә. Беренче сыйныфка 58 меңгә якын малай һәм кыз киләчәк, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен августта үткәрелә торган педагогик киңәшмәдә. – Бездә әлегә уку процессын дистанцион форматка күчерү өчен бернинди нигез юк. Әмма, әлбәттә, коронавирус белән хәлне истә тотып, барысына да әзер булырга кирәк.
Яңа уку елына стартны илнең балалар омбудсмены Анна Кузнецова да хуплады.
— Традицион белем бирү форматын алыштыру мөмкин түгел, чөнки ул укытуны гына түгел, тәрбияне дә күздә тота. Ул онлайн режимда уза алмый. "Дистанционка" шулай ук балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый", — дип саный Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил.
1 сентябрьдә тантаналы линейкалар республиканың барлык мәктәпләрендә ачык һавада узачак, дип планлаштырыла. Шарт белән — беренче кыңгыраулар һәр параллель өчен социаль дистанцияне үтәп һәм төрле вакытта оештырылырга тиеш. Тантаналы чарада катнашучыларның гомум саны 200 кешедән артмаска тиеш. Ата-аналар битлек кулланганда һәм социаль дистанцияне үтәгәндә, чарада катнаша ала.
Мәктәпләрдә битлек кию режимы уку елы дәвамында саклана. Педагогларга вакцина ясау, элеккечә, тәкъдим итү характерында. Соңгы мәгълүматларга караганда, республика укытучыларының 70 проценттан артыгы коронавирустан прививка ясаткан.
Уку йортларында сәламәтлек саклау буенча чаралар эшләнгән инде. Керү юлында тамгалар, термометрия, укучыларның көчәйтелгән фильтры, йогышлы авыру билгеләре булган балаларны вакытлыча изоляцияләү өчен медблок, ашханәдә, коридорларда, спорт залларында, санитар бүлмәләрдә һәм кабинетларда бактерицид җайланмалар һәм рециркуляторлар каралган.
1 сентябрьдән мәктәпләрдә санитар хәлне БДМУ һәм медицина колледжлары ординаторлары һәм студентлары арасыннан медицина инспекторлары контрольдә тотачак.
Фото: progorodnsk.ru