+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 август 2021, 16:50

Янә 11 якташыбыз ковидтан савыга алмады...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53460ка җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 291 кеше өстәлде.

Янә 11 якташыбыз ковидтан савыга алмады...
Янә 11 якташыбыз ковидтан савыга алмады...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53460ка җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 291 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 779 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 497 пациент 60 яшьне узган. 80 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2590 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 1005 пациент 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә республикада 386 кешенең ковидтан савыгуы теркәлгән. Барлыгы савыгучылар саны — 49139.
Кызганычка каршы, бүген тагын 11 якташыбызның инфекцияне җиңә алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы төбәктә ковид корбаннары 952гә җитте. Аларның 758е 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыканып тора. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 135 кешегә куелган. 123 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 688 812 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 12 163.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: