+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 август 2021, 11:25

“Мөгаллимә буларак, вакцинаның мөһимлеген аңлыйм”

Тиздән мәктәпләр ишекләрен ачачак. Республикабызның бик күп мөгаллимнәре яман инфекция таралуны кисәтү максатында коронавирустан прививка ясатты.

“Биология укытучысы буларак, мин вакцинаның никадәр мөһим һәм әһәмиятле булуын аеруча аңлыйм. Вакциналанырга кирәк. Ул авыру процессын тоткарлый, инфекция йоктыруны кисәтә. Прививка ясатуның файдасы турында һәркем белсен иде”, — ди Уфаның 27нче мәктәбе укытучысы Светлана Моталлимова.

Светлана Әнвәр кызы үзе быел җәй “Спутник V” вакцинасының ике компонентын да эшләткән. Аның гаилә әгъзалары да вакциналанган.
Мөгаллимә әйтүенчә, ул әле ковид белән авырмаган. Чирләргә теләми дә. Шуңа прививка ясатуга җитди карый һәм һәркемгә вакциналанырга киңәш итә, “Кызыл таң” укучыларына да ныклы сәламәтлек тели.

Республикада киңкүләм вакциналау дәвам итә. Бер миллионнан артык якташыбыз вакциналанды да инде. Төбәктә көн саен 20 меңнән артык кеше ковидтан прививка ясата.

Фото: Гаилә альбомыннан

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: