+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 август 2021, 15:00

Республикада ковид корбаннары 964кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 53 мең 753кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 293 кеше өстәлде.

Республикада ковид корбаннары 964кә җитте...
Республикада ковид корбаннары 964кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 53 мең 753кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 293 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 776 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 507 пациент 60 яшьне узган. 86 кеше авыр хәлдә, өч кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2286 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 865 пациент 60 яшьтән өлкәнрәк.

Бер тәүлектә 588 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 49727.

Кызганычка каршы, бүген янә 12 якташыбызның коронавирустан савыга алмавы билгеле булды. Барлыгы республикадагы ковид корбаннары саны 964кә җитте. Алар арасында 768 кеше 60 яшьне узган.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 138 кешегә куелган. 129 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 700 080 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектә тикшеренүләр саны — 11 268.

Башкортстанга Covid-19дан барлыгы 1 277 688 доза вакцина кайтты. 1нче компонент белән 1 091 300 кеше вакциналанган (кайткан вакциналарның 85,4 проценты). 898 516 кеше ике компонентны да алган.
Бер тәүлектә 21 440 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 8 839, 2нче компонент белән 12 601 кеше).

Фото: forumdaily.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: