"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.
Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 59 806 кеше тикшерелгән. Социаль әһәмиятле 2090 авыру ачыкланган, шул исәптән 1 миокард инфаркты очрагы.
Барлыгы 35 799 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 22 485 флюорография, 13 314 маммография.
2607 кешенең канында — глюкозаның, 3606 кешенең канда - холестеринның югары дәрәҗәсе, 5702 кешедә - югары кан басымы, 3906 кешедә - артык авырлык, 2856 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 355 кешедә — яман шешкә, 303 кешедә - шикәр чиренә, 42 кешедә - туберкулезга, 1390 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган.
Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынды.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират " тәртибендә алып барыла.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында 11119 кеше вакциналауның беренче этабын үткән, шул исәптән 4314 – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфекциясеннән 6117 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 2365 кеше) вакциналауны тулысынча төгәлләде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы