-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 август 2021, 15:00

“Вакциналануның бик кирәк булуын аңладым”

«Учалинский ГОК" җәмгыяте автотранспорт предприятиесендә коронавирустан вакциналау актив темплар белән бара.  

“Вакциналануның бик кирәк булуын аңладым”
“Вакциналануның бик кирәк булуын аңладым”

«Учалинский ГОК" җәмгыяте автотранспорт предприятиесендә коронавирустан вакциналау актив темплар белән бара.

Мәсәлән, предприятие водителе Айнур Даутов яңа коронавирус инфекциясеннән беренчеләрдән булып вакциналанган.

- Прививка ясатуда шигем булмады. Үгетләү зарурлыгы юк иде, чөнки ачык аңладым: бары прививка гына үзеңә авырмаска һәм якыннарыңны сакларга мөмкинлек бирә. Без хатыным һәм балаларым белән еш кына әти-әниләребез янына авылга кайтабыз, шуңа да сакланырга кирәк иде. Минем әни дә, комбинатта эшләүче абый да прививка ясаттылар.

Хатыным башта вакциналауга шикләнеп карады, нәтиҗәдә, авырып китте. Бәхеткә, миңа инфекция йокмады, вакцина ярдәм итте дип уйлыйм, шуңа күрә вакытында кабул ителгән карарымның дөреслеген аңладым. Хатыным да авырудан соң озак уйлап тормады — вакциналанды. Прививканы мин нормаль кичердем, беренче уколдан соң гына бераз температура булды, әмма соңыннан барысы да тиз узды, - дип сөйли Айнур.

Аңлатуларынча, "Учалинский ГОК" җәмгыятенә эшкә урнашканда прививка ясаткан булу таләп ителми, тискәре нәтиҗәле ПЦР-тест кына кирәк.

- Эшкә яңа урнашкан кешеләр белән вакциналану турында аңлату әңгәмәсе алып барабыз, эшкә урнашканнан соң, предприятиенең бер сәламәтлек саклау пунктында график буенча прививка ясатырга тәкъдим итәбез. Ул цех һәм бүлекчәләрдән гаризалар килгән саен төзелә, - ди «Учалинский ГОК» җәмгыятенең персонал буенча идарә җитәкчесе Людмила Андросенко.

Агымдагы елның 17 августына биредә 2892 кеше вакциналанган, бу - барлык хезмәткәрләрнең 57,19 проценты дигән сүз.

Комбинатта вакциналау бу елның февраль аенда башланган һәм берничә сәламәтлек саклау пунктында оештырылган. COVID-19га карата иммунопрофилактика чараларын тормышка ашыру биредә 86,6 процент дәрәҗәсендә күмәк иммунитет формалаштырырга мөмкинлек биргән.

Фото: Елена Папанина

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: