+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 август 2021, 16:05

Тагын 11 якташыбызның гомерен ковид өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 54047гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 294 кеше өстәлде.

Тагын 11 якташыбызның гомерен ковид өзде...
Тагын 11 якташыбызның гомерен ковид өзде...

Әле респулика дәваханәләрендә 897 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 523 пациент 60 яшьне узган. 86 кешенең хәле авыр, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2267 кеше амбулатор дәвалана. Аларның 1123е 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 271 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 49998.

Соңгы тәүлектә республикада янә 11 кешенең коронавирус инфекциясеннән вафат булуы теркәлгән. Барлыгы төбәктә ковид корбаннары саны 975кә җитте. Аларның 779ы 60 яшьне узган.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 134 кешегә куелган, аннан савыгучылар саны — 130.

Барлыгы Башкортстанга 1 296 288 доза вакцина кайтарылган. 1 102 208 кеше беренче компонент белән вакциналанган, ә 912 956 кеше, ике компонентны да алып, вакциналануны тәмамлаган. Бер тәүлектә 25 348 кеше прививка ясаткан.

Фото: vesiskitim.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: