-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 август 2021, 14:25

Корбаннар саны 12гә арткан...

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны янә арткан.

Бүгенгә алынган мәгълүматларга караганда, "Covid-19" диагнозы куелган Башкортстанда яшәүчеләр саны 53 мең 342 кеше тәшкил иткән.

Соңгы тәүлек эчендә авыруның 295 яңа очрагы теркәлгән. Стационарда 838 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 543 пациент дәвалана.

82 кеше авыр хәлдә, шуларның өчесе ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Республикада соңгы тәүлектә COVID-19дан үлүнең 12 яңа очрагы теркәлгән.Пандемия башыннан үлүчеләр саны 987 кеше тәшкил иткән, шуларның 791е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Соңгы тәүлектә коронавирусны 82 кеше җиңгән. Савыгучылар саны - 50 080.

Соңгы тәүлек эчендә пневмония белән авыручылар саны 136га арткан. Шундый диагнозлы 109 пациент сәламәтләнгән.

Барлыгы Башкортстанга COVID-19дан 1 296 288 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 104 533 кеше вакциналанган. 917 016 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Тәүлек эчендә 6 385 кеше вакцина кадаткан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: