+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 август 2021, 14:55

Ковид корбаннары 999га җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 54639га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 297 кеше өстәлде.  

Ковид корбаннары 999га җитте...
Ковид корбаннары 999га җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 54639га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 297 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 790 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 504 пациент 60 яшьне узган. 67 кешенең хәле авыр, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2713 кеше амбулатор дәвалана. Аларның 1485е 60 яшьтән өлкәнрәк.
Бер тәүлектә 57 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 50137.
Кызганычка каршы, янә 12 кеше инфекцияне җиңә алмады. Шулай итеп, республикада ковид корбаннары саны 999га җитте. Аларның 802се 60 яшьне үткән.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз 130 кешегә куелган. 102 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 723 989 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 3 505.
Барлыгы Башкортстанга Covid-19га каршы 1 356 168 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 1 106 459 кеше вакциналанган (кайткан вакциналарның 83 проценты).
920 977 кеше ике компонентны да алып, вакциналануны тәмамлаган.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: