-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 август 2021, 17:10

Республикада ковид корбаннары бер меңне узды...

Соңгы тәүлектә янә 300 якташыбызда коронавирус инфекциясе ачыкланды. Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 54939га җитте.  

Республикада ковид корбаннары бер меңне узды...
Республикада ковид корбаннары бер меңне узды...

Соңгы тәүлектә янә 300 якташыбызда коронавирус инфекциясе ачыкланды. Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 54939га җитте.

Әле республика дәваханәләрендә 642 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 403е 60 яшьне узган.
53 кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляөия ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2655 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 1312 пациент 60 яшьтән өлкәнрәк.
Бер тәүлектә 491 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 50628.
Коронавирустан вафат булучылар көннән-көн күбрәк ачыклана. Соңгы тәүлектә янә 15 якташыбыз инфекциядән савыга алмады. Барлыгы республикада вафат булучылар саны 1014кә җитте. Аларның 814е 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 136 кешегә куелган. 126 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 732 374 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 970 исследований.
Башкортстанга Covid-19дан 1 381 368 доза вакцина кайтты. 1 компонентом белән 1 111 643 кеше вакциналанды (кайткан вакциналарның 80,4 проценты).
927 911 ике компонентны да алып, вакциналануны тәмамлады. Бер тәүлектә 12 118 кеше прививка ясатты (1 ком. - 5 184, 2 ком. - 6 934).

Фото: Twitter›info_samolet

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: