-9 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
25 август 2021, 14:10

Тагын 15 якташыбызны ковид алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 55238гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 299 кеше өстәлде.  

Тагын 15 якташыбызны ковид алып китте...
Тагын 15 якташыбызны ковид алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 55238гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 299 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 633 кеше ковидтан дәвалана. Алар арасында 403 пациент - 60 яшьтән өлкән.
50 кешенең хәле авыр, бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2551 кеше амбулатор дәвалана. Аларның 1209ы 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 397 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 51025.
Кызганычка каршы, бер тәүлектә янә 15 якташыбызның ковидтан савыга алмавы билгеле булды. Барлыгы республикада ковид корбаннары 1029га җитте. Аларның 824е 60 яшьне үткән.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 135 кешегә куелган. 130 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 744 345 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 11 971.
Барлыгы республикага Covid-19дан 1 381 368 доза вакцина кайткан. 1 компонент белән 1 119 014 кеше вакциналанган (кайткан вакциналарның 81 проценты). 938 772 кеше ике компонентны да алып, вакциналануны тулысынча тәмамлаган. Бер тәүлектә 18 232 кеше вакциналанган (1 компонент белән - 7 371, 2 компонент белән - 10 861).

Фото: mk-hakasia.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: