-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 август 2021, 10:25

Ялган сертификат өчен иректән мәхрүм ителү яный

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы вакцина ясау турында ялган сертификат куллануның ни белән янавы турында сөйләделәр.

Министр урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, рәсми документ буларак ялган сертификат алу, саклау, ташу өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.
Ялган документы булган кеше аны кулланмаган очракта да барыбер җинаять җаваплылыгына тартыла.
Министр урынбасары башка аспектны да билгеләп үтте — COVID-19га вакциналь иммунитет булмау яңа инфекция йоктырган очракта авыруның авыр формаларына китерергә мөмкин.
«Әгәр дә медицина учреждениеләрендә вакциналануның ялган сертификатларын сату турында белсәгез, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы яки “Росздравнадзор” сайтында электрон мөрәҗәгать калдырыгыз», — дип киңәш итте Кононова.
Исегезгә төшерәбез, әлеге сертификатны медицина оешмасында прививкадан соң яисә дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат ике телдә - урыс һәм инглиз телләрендә тутырыла.

Фото: glas.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: