Бер тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктырган кешеләр саны 302гә артты һәм 55540ка җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 703 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 457се 60 яшьне узган. 57 кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2319 кеше амбулатор дәвалана. Аларның 1187се 60 яшьтән өлкән.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 14 якташыбызның гомерен алып китте. Республикада ковид корбаннары саны 1043кә җитте. Аларның 833е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә Башкортстанда 450 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 51475.
Пневмония очраклары ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 132 кешегә куелган. 124 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 755 867 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 11 522.
Республикада 1 126 856 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган, ике компонент белән дә 950 465 кеше вакциналанган.
Фото: nsk.bfm.ru