+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 август 2021, 21:42

Авырлыкларга карамастан, хоспис төзелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада республика башкаласының иң мөһим төзелешләренең берсе - олыларга һәм дәваланмый торган авыруларга дучар балаларга паллиатив ярдәм күрсәтү өчен булачак хосписны карады. Стационар шәһәрнең көньяк өлешендә «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге артында 2,37 гектар мәйданда тергезелә.

Авырлыкларга карамастан, хоспис төзелә
Авырлыкларга карамастан, хоспис төзелә
Уфа шәһәренең махсуслашкан инвестицион-төзелеш комитеты подрядчы оешмасының генеральный директоры Марат Вәсимов 26 августка объектта өч корпус: балалар һәм өлкәннәр бүлекләренең, шулай ук административ-медицина блогының стеналарын күтәрү турында сөйләде. Төзүчеләр бинаның фасады һәм түбәсе буенча эшләрне тәмамлыйлар, биналарның эчен бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.

Стационар 60 койкага исәпләнгән, шуларның 20се балалар өчен каралган. Пациентлар янында аларның туганнары була ала. Уфа хосписының башкаручы директоры Радмила Сурначева сүзләренә караганда, мастерлар хосписта уңайлылык һәм җылылык атмосферасы тудырырга тырышалар. Учреждение территориясендә йөрү өчен зоналар һәм балалар өчен адаптив мәйданчык барлыкка киләчәк.

Хоспис төзелеше бизнесменнар һәм аерым кешеләр иганәләренә алып барыла, күп кенә компанияләр проектка үз хезмәтләре һәм продукциясе белән ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, «Ростелеком» компаниясе бушлай интернет-коммуникацияләр үткәргән, «Астро-лифт» лифтлар белән тәэмин иткән, «Ласселсбергер» заводы керамик плитә биргән, ә Башкортстан электр челтәрләре компаниясе объектны бушлай энергия челтәрләренә тоташтырды. Моннан тыш, "Газпром межрегионгаз Уфа" хосписны җылылык белән тәэмин итү өчен казанлыктан газүткәргеч сузачак.

Радий Хәбиров төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына булачак хоспис хезмәткәрләрен паллиатив ярдәм күрсәтүгә басым ясап сайлап алу һәм әзерләү мәсьәләсен хәл итүне башларга кушты.

Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов аңлатып үткәнчә, төзелеш темплары яхшы булуга карамастан, эшләрне финанслау белән кыенлыклар бар. Башкортстан Башлыгы бу мәсьәләне хәл итүне шәхси контрольгә алды.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: