+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 август 2021, 21:40

Хоспис ни хәлдә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хоспис төзелеше турында язма бастырган.

Хоспис ни хәлдә?
Хоспис ни хәлдә?
"Безнең ният тормышка ашарлык кебек. Әлбәттә, аны төзү турында карар кабул иткәч, ул мин уйлаганга караганда шактый зуррак килеп чыкты. Бу - 13 мең кадрат метр чамасы мәйдан, өлкәннәр өчен 40 койка һәм балалар өчен 20 койка. Һәм хоспис төзергә дип карар иттем. Һәм бүген безгә ярдәм итүчеләргә төзелешнең беренче этабын финанслаган өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Хосписны без иң заманча таләпләр буенча ясыйбыз, һәм мин Нюте Федермессерга бик рәхмәтле, ул безнең төзелешне башлап җибәрә һәм авыру кешеләр монда килсен өчен ничек эшләргә кирәклеген әйтә. Безгә ярдәм итүчеләргә тагын бер кат рәхмәт!

PS. Кешелек тарихында төрле чорлар була, мәсәлән, кылган гөнаһларны ярлыкауны сатып алалар. Хосписка менә шулай ярдәм итү - шул исәптән җаныңны чистарту мөмкинлеге дә", - язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: