+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 август 2021, 14:40

Каһәрле инфекция янә 15 якташыбызның гомерен өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 55841гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 301 кеше өстәлде.

Каһәрле инфекция янә 15 якташыбызның гомерен өзде...
Каһәрле инфекция янә 15 якташыбызның гомерен өзде...

Әле республика дәваханәләрендә 706 кеше ковидтан дәвалана, аларның 453е 60 яшьне узган.
58 кешенең хәле авыр, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2490 кеше амбулатор дәвалана, аларның 1324е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 112 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 51587.
Кызганычка каршы, каһәрле инфекция янә 15 якташыбызның гомерен өзде. Республикада ковид корбаннары саны 1058гә җиттею Аларның 846сы 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз 130 кешегә куелган. 130 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 766 972 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 105.
Республикага Covid-19дан 1 381 368 доза вакцина кайтарылган. 1 компонент белән 1 135 026 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 82,1проценты). 963 364 кеше ике компонентны да эшләтеп, вакциналауны тулысынча тәмамлаган. Бер тәүлектә вакциналанучылар саны — 21 069 кеше (1 компонент белән - 8 170, 2 компонент белән - 12 899).

Фото: hantimansiysk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: