+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 август 2021, 18:30

"Сәламәтлек поезды” сезгә килдеме әле?

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

"Сәламәтлек поезды” сезгә килдеме әле?
"Сәламәтлек поезды” сезгә килдеме әле?

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.

«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.

Агымдагы датага акция башланганнан бирле 62 484 кеше тикшерелгән. Социаль әһәмияттәге 2090 авыру ачыкланган, шул исәптән миокард инфарктының бер очрагы.

Барлыгы 37 607 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 23 557 флюорография, 14 050 маммография.
2751 кешенең канында — глюкозаның, 3781 кешенең канында - холестеринның югары дәрәҗәсе, 6034 кешедә - югары кан басымы, 4075 кешедә - артык авырлык, 2994 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 366 кешедә — яман шешкә, 328 кешедә - шикәр диабетына, 41 кешедә - туберкулезга, 1465 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган.

Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынды.

Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират" буенча алып барыла.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: