+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 август 2021, 15:10

1101 якташыбыз — ковид корбаны...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 56748гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 304 кеше өстәлде.  

1101 якташыбыз — ковид корбаны...
1101 якташыбыз — ковид корбаны...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 56748гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 304 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 669 кеше коронавирустан дәвалана, шуларның 424е 60 яшьне узган.
59 кешенең хәле авыр, алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3245 кеше амбулатор дәвалана, аларның 1638е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 54 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 51 733.
Республикада коронавирустан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 14 якташыбыз ковидтан савыга алмаган. Барлыгы корбаннар саны 1101гә җитте. Аларның 879ы 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 132 кешегә куелган. 97 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 786 463 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 2 418.
Республикага Covid-19дан барлыгы 1 414 968 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 150 148 кеше вакциналанган (барлык кайткан вакциналарның 81,2 проценты). Вакциналауны тулысынча тәмамлаучылар (беренче һәм икенче компонент белән) - 984 694 кеше. Бер тәүлектә 4 979 кеше вакциналанган (1 компонет белән - 1 786, 2 компонент белән - 3 193).

Фото: mlgazeta.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: