+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 август 2021, 15:15

Барлык көч — ковидны җиңүгә

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үз илебездә җитештерелгән 1 414 968 доза вакцина алган инде. 30 августка булган мәгълүматларга караганда, республиканың 1 150 148 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан, 984 694 кеше икенче компонентны алган. Бу хакта атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр ителде. Аны һәрвакыттагыча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.  

Барлык көч — ковидны җиңүгә
Барлык көч — ковидны җиңүгә

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры, республика Хөкүмәте вице-премьеры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәктә 4 545 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 12 процент тәшкил итә.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һем ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, республика ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 23 августтан 29 августка кадәр үзәк белгечләренең халыкның 16 339 мөрәҗәгатен эшләвен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар линиягә 212 228 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалануны оештыру, коронавирустан вакцина ясауга язылу белән бәйле.
“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткәнчә, Башкортстанда узган эре спорт чаралары – Бөтендөнья фольклориадасы, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы – 2021 республикада санитар-эпидемиологик хәлне катлауландырмады. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре чараларда катнашучылар арасында вируслар табу фактларына вакытында җавап бирде һәм аларны оператив рәвештә изоляцияләде. Шулай итеп, авыру таралуга юл куелмады.
Башкортстан Башлыгы коронавируска тикшеренүләр күләмен киметмәскә, аны югары дәрәҗәдә саклап калырга кушты. Коронавирус пандемиясе вакытында республикада 3,7 миллион ПЦР-тест үткәрелгән, шуның 2,5 меңе – узган тәүлек эчендә.

Радий Хәбиров шулай ук төбәк Хөкүмәтенә һәм муниципалитетларга прививка ясау кампаниясе темпларын планлы рәвештә арттырырга, хезмәткәрләрне вакцинациналау буенча эре предприятиеләр белән актив эш алып барырга кушты.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: