Диетолог ышандыруынча, иң файдалы чикләвек — миндаль. Аны һәркемгә диярлек ашарга ярый. Бу чикләвек ярамаган кешеләр бик сирәк очрый. Сәламәт булырга теләгән кешеләр даими рәвештә чама белән миндаль кулланырга тиеш.
Әстерхан чикләвегенең дә кеше организмы өчен файдасы зур булуын билгели табиб.
Белгеч чикләвекне кулланыр алдыннан төнгелеккә салкын суга салып калдырырга киңәш итә. Иртән аларны юарга һәм корытырга кирәк. Суда торганда чикләвекләрдә ферментлар активлаша икән, шуңа чикләвек яхшырак үзләштереләчәк.
Белгеч ассызыклавынча. Су йогынтысында чикләвектәге фитин кислотасы да кими. Ә бу кислота чикләвек составыннан цинк, тимер, кальций һәм магнийны ала.
Табиб көн саен бер уч чикләвек ашарга киңәш итә.
Фото: goodfon.ru