-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 август 2021, 18:00

9 кеше аппаратка тоташтырылган...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 57050гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 302 кеше өстәлде.  

9 кеше аппаратка тоташтырылган...
9 кеше аппаратка тоташтырылган...

Әле республика дәваханәләрендә 678 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 438е 60 яшьне узган.
58 кешенең хәле авыр, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3445 кеше амбулатор дәвалана. Аларның 1669ы 60 яшьтән өлкән.
Бер тәзүлектә 78 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 51811.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан янә 15 кешенең вафат булуы теркәлде. Ковид корбаннары саны 1116га җитте. Аларның 891е 60 яшьне үткән.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагнорз тагын 140 кешегә куелган. 104 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 798 398 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 8 849.
Барлыгы республикага Covid-19дан 1 458 168 доза вакцина кайткан. 1 компонент белән 1 154 353 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 79,1 проценты). 994 345 кеше ике компонентны да алып, вакциналауны төгәлләгән.

Фото: bisocnet.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: