+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2021, 16:20

Антиковид плазмасы гомерләрне коткара

Башкортстанда коронавируска каршы антитәнчекләр булган кан плазмасын кабул итү пунктлары турында мәгълүмат стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.

Антиковид плазмасы гомерләрне коткара
Антиковид плазмасы гомерләрне коткара

Исемлеккә Республика кан күчерү станциясенең Уфа, Нефтекама, Күмертау, Бөре, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет шәһәрләрендәге 7 пункты кергән.
COVID19га антитәнчекләр булган плазма - ул коронавирус кичергән яки прививка ясаткан донорларның кан плазмасы. Ул хәвефсез, чөнки патоген бактерияләр һәм вируслардан тулысынча чистартылган. Плазма коронавируслы 2-3 авыруга ярдәм итә ала.
Потенциаль донорларга процедура алдыннан белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Антиковид плазмасы тапшырырга мөмкин булган медицина учреждениеләре базасын “Национальные приоритеты” җәмгыяте соравы буенча “Диалог” җәмгыяте белән берлектә Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге төзегән.

#ЦУРБашкортостан

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: