Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 57 353кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 303 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 670 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 431е 60 яшьне үткән.
65 кеше авыр хәлдә, 12 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3 571 кеше амбулатор дәвалана, алар арасыннан 1 701 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 171 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 51 982.
Соңгы тәүлектә янә 14 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы республикада ковидтан вафат булучылар саны 1 130га җитте. Аларның 903е 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 138 кешегә куелган. 118 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 809 803 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 405.
Республикага Covid-19дан 1 458 168 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 161 065 кеше вакциналанган (кайтарылган вакциналарның 79,6 проценты). Вакциналануны төгәлләүчеләр саны (беренче һәм икенче компонент белән) - 1 005 523 кеше.
Бер тәүлектә прививка ясатучылар саны - 17 890 (1 компонет - 6 712, 2 компонент - 11 178).
Фото: donday-shakhty.ru