-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2021, 15:10

Өзә ковид гомерләрне...

Кичә республикада тагын 15 кешенең коронавирустан гомере өзелүе билгеле булды.

Өзә ковид гомерләрне...
Өзә ковид гомерләрне...

Инфекция йоктыруның янә 301 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, пандемия башыннан алып коронавирус 57 654 кешедә расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 679 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 433е 60 яшьне узган. 64 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3759 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 1715 пациент 60 яшьне үткән.
Барлыгы бу инфекциядән 1145 кеше вафат булды. Аларның 914е 60 яшьне узган.
52070 кеше ковидтан савыкты. Соңгы тәүлектә янә 89 пациент ковидны җиңүгә ирешкән.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 135 кешегә куелган. 115 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 821 044 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 11 241.
Беренче компонент белән коронавирустан 1 166 8555 кеше вакциналанган, 1 015 426 кеше ике компонентны да ясаткан.

Фото: mk-hakasia.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: