-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2021, 19:25

Зубоводагы госпиталь ничек эшли?

Яңа Республика клиник йогышлы авырулар үзәге төзелешенә 2020 елның 28 мартында старт бирелгән иде. Бүген ул тулы куәтенә эшли һәм бик күпләргә ковидны җиңәргә ярдәм итә.  

Зубоводагы госпиталь ничек эшли?
Зубоводагы госпиталь ничек эшли?

— Вакциналандым, әмма туганнар белән элемтәгә кергәннән соң авырдым. Үпкәләргә бик зур зарарлану белән кердем бирегә. Табиблар ярдәме белән сәламәтләнәм. Мин савыгып чыгам инде, табиблар тормыш иптәшем өчен көрәшүләрен дәвам итә. Вакциналанганнан соң инфекцияне үткәрү җиңелрәк булганга, мин аякка бастым. Табиблар биредә бик шәп, бу дәваханәне төзеп бетерүләре яхшы. Шуңа сөенәм. Күп дәваханәләрдә булганым бар, әмма мондый җылы мөнәсәбәтне, хәлгә керүне күроәнем юк иде, — ди госпиталь пациенты Хәмит Яркәев.

Объектның гомум мәйданы 16120 квадрат метр тәшкил итә. Объектның куәте: 100 бокслы палата, шул исәптән 82 бокс һәм 18 реанимация.
Йогышлы авырулар дәваханәсенең штат режимында каралган койкалар саны - 100. Эпидемияләр вакытында 382 койка урнаштыру мөмкинлеге каралган, ә моноинфекцияле гадәттән тыш хәлләр режимында – 470 койка.
Бина тиз күтәрелгән конструкцияләрдән тора, алар 50 елдан артык файдаланырга мөмкин. Төзелештә кулланылган материалларның һәм конструкцияләрнең 80 проценты Башкортстанда җитештерелгән булуы мөһим аспект булып тора.
Үзәк составында тәүлек буена эшләүче ике боксланган палата бүлеге, реанимация, диагностика бүлекләре, лаборатория, даруханә, дезинфекция бүлеге һәм үзәк-стерильләштерү бүлеге каралган.
Үзәк иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең 70тән артык аппараты, 128 компьютер томографы, күчмә рентген аппаратлары, реанимация өчен җиһазлар, чиста биналар комплексы һәм медицина газлары белән тәэмин итү системасы, ультратавыш диагностикасы, электрокардиография һәм эндоскопиянең заманча югары технологияле аппаратлары, пар стерилизаторлары, дезинфекция камералары, юу-стерилизация машиналары.
Үзәк территориясе «шартлы рәвештә чиста» һәм «шартлы рәвештә пычрак» зоналарга бүленгән, алар үзара кисешми. Шул ук вакытта бүлекләр арасында үтәли элемтәләр тәэмин ителгән, бу исә табибларга моноинфекция буенча эпидемия шартларында бүлекләр арасында оператив рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре өчен аерым керү каралган, алар пациентны турыдан-туры аның өчен бүлеп бирелгән бокслы палатага китерәләр.
Клиник-диагностика үзәге составында персоналның яшәү һәм ял итү шартлары каралган. Бу — 46 кешегә исәпләнгән тулай тораклар һәм 25 кешегә исәпләнгән ашханә.
Моннан тыш, үзәк инфраструктурасы медицина газлары белән тәэмин итүне, шул исәптән кислород-газ станциясен, фекаль суларны чистарту станциясен һәм аларны тулысынча дезинфекцияләүне, яңгыр суларын чистартуны, үзәк территориясеннән китүче ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен дезинфекцияләүне, резерв электр белән тәэмин итүнең дизель электростанциясен үз эченә ала.
Бинаның инженерлык системаларында 212 вентиляцион җайланма, шул исәптән реанимациядә стериль һава тәэмин итә. Үзәк бинасы инженер системаларына хезмәт күрсәтү өчен медицина персоналы һәм пациентлар белән элемтәләр булдырмый торган техник коридорлар белән җиһазландырылган.
Генераль план буенча үзәк архитектурасы Башкортстан символы — курайны хәтерләтүче ярымтүгәрәккә охшаган.
Яңа Республика клиник йогышлы авырулар үзәге төзелеше 55 көн эчендә тәмамланды.
1 сентябрьгә биредә 375 хезмәткәр эшли, шуларның 96сы - табиб һәм 155е - урта медицина персоналы.
Хәзерге вакытта җәелдерелгән 470 койканың 400гә якыны ковид, пневмония диагнозлы пациентлар белән тулы.
Үзәк эшли башлаганнан бирле (2020 елның июне) биредә 10 меңнән артык пациент дәваланган.
Үзәктә дару һәм шәхси саклану чараларының тулы запасы бар, ул даими рәвештә тулылана.
Пациентларны һәм хезмәткәрләрне ашату аутсорсинг буенча, герметик ябык төрелмәләрдә башкарыла.
Үзәк тулы куәтенә, бердәм организм буларак эшли.

Фото: moymeleuz.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: