Ә 14 кешене ковид үткән тәүлектә алып киткән...
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 57 958гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 304 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 717 кеше ковидтан дәвалана, аларның 448е 60 яшьне үткән.
64 кеше авыр хәлдә, 12 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3 829 кеше амбулатор дәвалана, алар арасындагы 1 958 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 183 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 52 253.
Соңгы тәүлектә янә 14 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы корбаннар саны 1 159га җитте, аларның 926сы 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 137 кешегә куелган. 120 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 832 052 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 008.
Башкортстанга Covid-19дан 1 458 168 доза вакцина кайтарылган. 1 компонент белән 1 173 834 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 80,5 проценты). Тулысынча вакциналануны төгәлләүчеләр саны (1 һәм 2 компонент белән) - 1 026 067 кеше.
Бер тәүлектә 17 590 кеше вакциналанган (1 компонент белән - 6 949, 2 компонент белән - 10 641).
Фото: sutynews.ru