-22 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
3 сентябрь 2021, 19:25

Башкортстанга медицина десанты килде

31 августтан башлап Русия Федераль медицина-биология агентлыгының җыелма медицина отрядының табиб-белгечләре бригадасы Башкортстан халкына медицина тикшерүләре үткәрә башлады. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сигез шәһәр һәм районда табиб-белгечләрнең маршруты расланды: Сибай, Баймак, Учалы, Белорет, Ишембай шәһәрләре һәм Әскар, Архангель, Красноусольск авыллары.

Башкортстанга медицина десанты килде
Башкортстанга медицина десанты килде

Чаралар беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү, хроник йогышлы булмаган авырулар белән пациентларның диспансер күзәтүен оештыру, халыкның үлем очракларын киметү кысаларында планлаштырылган.
1 сентябрьдә белгечләр бригадалары 195 баланың сәламәтлек торышын тикшерде, аларның 19ы — республика медицина оешмаларына, 24е федераль медицина учреждениеләренә өстәмә тикшерүгә җибәрелде. План буенча дәваханәдә дәваланыр өчен бер бала — республиканың, сигез бала федераль медицина учреждениесенә юллама алган.
Өлкәннәрдән 187 кеше тикшерелгән. 22се республика дәваханәләренә өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, 5 кеше муниципальара медицина үзәгенә, 7 кеше федераль медицина оешмаларына юллама алган.
2 сентябрьдә белгечләр Әбҗәлил районының Әскар авылында эшләде. 178 бала, 175 өлкән кеше тикшерелде. Шулай ук өстәмә тикшерелүгә җибәрелүчеләр бар.
Медицна десанты урындагы табибларга да ярдәм итә. Бүген белгечләр Учалыда эшли.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: